Результаты поиска
- күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек-өзек сөйләшкән тавышлар ишетелә, шалтыр-шолтыр тимер капка ачыла һәм, машиналар туктагач, Азат торып утыра. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - ди надзирательләрнең берсе, Татарстаннан ук килгәне. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Халык дошманы» дип игълан ителгәннәрнең балалары өчен махсус оештырылган ятимнәр йортындагы тормыш шулай «подъ-ем» нан башлана. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- * * * «№ 3» дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр кальгалары көнләшерлек итеп, яргак бүрәнәләрдән өйгән ике метр ярымлы тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм аның өстеннән, бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп, ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы моның алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның, бәлки, кирәге чыгар дип, ышанган булып кылана … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Моңа кадәр бу урын өлкә күләмендәге җитәкчеләрнең ял итү урыны булган икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Биредә торак биналар, хуҗалык каралтылары, ат абзары (чабышкылар өчен), водокачка, зур мунча, бассейн, фонтаннар, чәчәклекләр, медпункт, кибет, ашханә, китапханә, радиоузел, кино залы, бию мәйданчыкларына кадәр булган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- өлкә комитеты секретареның дачасы ике катлы, ике верандалы, балконлы, анда хәтта ике өстәлле бильярд уйнау бүлмәсе дә каралган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Ваграк дәрәҗәле түрәләрнең йорты, әлбәттә, тыйнаграк, гадирәк, тәрәзәләре дә бәләкәйрәк сыман. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Коймага килгәндә, ул да элеккедән калган, номенклатур агайларның хосусый һәм шәхси тормышын халык күзеннән яшерү өчен корылган икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР